Махсус хәрби операция
27 сентябрь 2022, 10:16

Студентларны чакыртырлармы?

Өлешчә мобилизация аларга да кагыламы?

ptoday.ruptoday.ru
ptoday.ru

Кичә, 26 сентябрьдә, БСТ телеканалында үткән брифингта Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин студентлар өлешчә мобилизациягә чакыртылмый дип белдерде.

Русия Президентының 2022 елның 24 сентябрендәге “Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору турында”гы 664 санлы Указы нигезендә, дәүләт аккредитациясе булган белем бирү оешмаларында, фәнни оешмаларда, урта һөнәри һәм югары уку йортларында көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары буенча белем алучы студентларга отсрочка бирелә.

“Кичектерүне алу өчен барлык шартлар да үтәлергә тиеш. Әгәр сез икенче белем аласыз икән, бу кичектерү сезгә кагылмый. Искәртеп үтәм, бу указ дәүләтнеке булган мәгариф оешмаларына гына кагыла. Дәүләтнеке булмаган мәгариф секторы указга эләкми”, – дип аңлатты Айбулат Хаҗин.

Әгәр студент "бакалавриат" программасы буенча укыса, аннан соң магистратура шулай ук беренче белем булып санала. Ләкин магистратурадан соң студент яңадан магистратурага укырга керә икән – бу инде икенче белем дип исәпләнә.

Әгәр вузда укучы студент академик ял алып, армиядә хезмәт иткән һәм вузга кире кайтып, программа буенча беренче белем ала икән, указның кагыйдәләре аңа кагыла.

Әйткәндәй, югары уку йортларында белем алучылар өчен өлешчә мобилизацияләүгә бәйле мәсьәләләр буенча Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар линиясе” ачылды. Студентлар барлык кызыксындырган мәгълүматны белә, хезмәткә чакырылыш кагыйдәләре турында аңлатмалар, социаль һәм хокукый яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр, психологик ярдәм ала ала.

“Кайнар линия” тәүлек әйләнәсе эшли. Номеры: 8 (800) 222-55-71 (доб. 1, доб. 2).

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас