

Өлешчә мобилизациягә туры килгән гражданнарга повесткаларны военкомат вәкилләре генә китереп бирә дигән сүз түгел. Җыелма пунктларның көчләре җитешмәгәнлектән йортлар һәм фатирларга извещениеләр таратуга ЖЭУ, йорт идарәләре, укытучылар почтальоннарны җәлеп итәләр. Әмма документны призывникка шәхси тапшырырга тиешләр, дип аңлатты БСТда узган брифингта республика хәрби комиссары Михаил Блажевич.
Шулай ук Блажевич 3 айдан да артыграк срокка эшкә яисә укуга киткән ир-атлар хәрби учетка басарга тиеш дип искә төшерде.
Чыганак: bashinform.ru