

Кичә, 26 сентябрьдә, БСТ телеканалында республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин өлешчә мобилизация буенча брифингта медицина комиссияләре эшенә һәм хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның сәламәтлеге торышына кагылышлы мәсьәләләргә җавап бирде.
“Хәрби комиссариатларда мобилизацияләнүчеләргә кирәкле медицина комиссиясен үткәрү өчен табиблар җитәрлек, – диде Айрат Рәхмәтуллин. – Өстәмә рәвештә 600гә якын белгеч җәлеп ителде”.
Министр аңлатуынча, әгәр повестка алган вакытта ир-егет сәламәт булмаса, ул бу хакта үзенең хәрби комиссариатына хәбәр итәргә һәм амбулатор яисә стационар дәвалануны тәмамлагач, повестка буенча килергә тиеш. Повестка алган датага аның сәламәтлеге буенча килә алмавын раслаучы медицина документлары булу мотлак. Бу больничный кәгазе, эпикриз яисә амбулатория табибы белешмәсе булырга мөмкин.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрне йөртүче барлык автобуслар беренче ярдәм медикаментлары белән тәэмин ителгән.