Махсус хәрби операция
27 сентябрь 2022, 08:09

Өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең эш урыны сакланырмы?

Хезмәттән кайткач, эш эзләргә туры килмәсме?

news.myseldon.comnews.myseldon.com
news.myseldon.com

Кичә, 26 сентябрьдә, БСТ телеканалында өлешчә мобилизацияләүгә кагылышлы брифингта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников мобилизацияләнгән гражданнарның эш урыннары мәсьәләсенә ачыклык кертте.

Аның әйтүенчә, 2022-23 елларга хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу турындагы карарга ярашлы, мобилизация буенча чакырылган кеше белән хезмәт килешүе вакытлыча гына туктатылырга тиеш. Эш бирүченең хезмәт килешүен өзәргә яки әлеге гражданны эштән җибәрергә хокукы юк. Хәрби хезмәт беткәч, өлешчә мобилизациягә чакырылган кеше элекке шартларда үз эш урынына кайтачак.

Хезмәт килешүен вакытлыча туктату өчен хәрби комиссариаттан мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру турында повестка күчермәсен эш урынына бирергә кирәк. Аның нигезендә хезмәт кенәгәсенә хезмәт килешүен вакытлыча туктату турында язма кертелә. Хезмәт кенәгәсе әлеге предприятиедә сакланачак. Шулай ук әлеге боерык нигезендә бухгалтерия мобилизация буенча чакыртылган кеше белән исәп-хисап ясарга тиеш. Хезмәткәргә эшләгән көннәре өчен эш хакы тулысынча түләнә. Моннан тыш, эш бирүче хезмәт килешүендә, коллектив килешүдә, социаль партнерлык яклары килешүендә  каралган башка түләүләрне дә башкарырга тиеш.

Юрий Мельников аңлатуынча, төп хезмәткәр белән хезмәт килешүен вакытлыча туктату вакытына эш бирүче башка хезмәткәрне кабул итә ала. Төп хезмәткәр булмаганда кыска вакытлы хезмәт килешүе төзегән кеше дә мобилизацияләнсә, шундый ук алгоритм кулланыла.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас