

Кичә, 26 сентябрьдә, БСТ телеканалында брифингта Башкортстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Марат Кашапов өлешчә мобилизацияләүгә бәйле кредит каникуллары һәм бурычларны яңадан карау сорауларына җавап бирде.
Мобилизацияләнгәннәр нинди кредитлар буенча һәм кайсы оешмаларда кредит каникуллары алала?
– Мобилизацияләнгән гражданнар үз банкларына, шулай ук микрофинанс оешмасына (МФО), яки Кредит кулланучылар кооперативына (КПК) барлык төр кредитлар (ипотеканы да кертеп) һәм займнар буенча мобилизация чорына түләүләрне кичектерү яки бурычлар күләмен киметү өчен мөрәҗәгать итә ала.
Русия Банкы барлык банкларга, башка төр кредит бирүчеләргә мондый заемчыларга ярдәмгә килергә һәм кредит каникуллары буенча махсус программалар әзерләргә яисә булганнарын җайлаштырырга киңәш итте.
Шулай ук түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
- вакытында түләнмәгән очракта килешүләр буенча штрафлар һәм пенялар исәпләмәскә;
- йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәү турында таләпләр куймаска;
- вакытында түләнмәгән бурычны яки ипотекага алынган торакка түләүне туктатып торырга;
- элек түләттерү соралган ипотека торагыннан чыгармаска;
- реструктуризацияне заемчының кредит тарихын начарлаучы фактор буларак карамаска.
Киләчәктә мондый махсус кредит каникуллары законда беркетелергә мөмкин. Әле закон проекты Дәүләт Думасында карала һәм алдагы атнада кабул ителергә мөмкин.
Мобилизация сәбәпле бурычны яңдан карау турында ничек гариза бирергә?
– Кредит килешүендә күрсәтелгән ысул белән банкка яки башка кредит биргән оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, гаризаны кредиторның мобиль кушымтасы аша, сайтындгы шәхси кабинетына яки электрон почта аша җибәрергә була. Һичьюгы кредит оешмасының сезнең белән төзелгән килешүендә күрсәтелгән “кайнар линия”сенә шалтыратырга мөмкин.
Мобилизацияләнгән заемчының кредитларын реструктуризацияләү турындагы гаризаны якын туганнары: хатыны, ата-анасы, балалары, уллыкка алынучылары, бертуганнары, әби-бабайлары, оныклары да бирә ала.