Махсус хәрби операция
27 сентябрь 2022, 08:48

Бронь тиеш, ди

Әле исемлекләр әзерләнә. 

novostivl.runovostivl.ru
novostivl.ru

Кичә, 26 сентябрьдә, БСТ телеканалында брифингта Башкортстан премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев өлешчә мобилизация вакытында нинди предприятиеләргә бронь тиешлеген аңлатты.

Безнең ике исемлек бар, – диде ул. – Бу – безнең оборона-сәнәгать комплексы структурасына кергән 14 сәнәгать предприятие. Алар Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы белән расланган. Бездә мобилизация йөкләмәсе булган 30дан артык сәнәгать предприятиесе бар. Моннан тыш, дәүләт оборона заказын үтәүче һәм башкаручысы булган, ягъни кооперациядә эшләүче предприятиеләр бар. Менә шушы барлык предприятиеләр буенча без Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән турыдан-туры эшлибез, исемлекләрне раслыйбыз һәм үзебезнең хәрби комиссариатларга җибәрәбез”.

Шулай ук гражданлык предприятиеләренең югары квалификацияле, “критик әһәмиятле” хезмәткәрләре дә броньга исәп тота ала. Әле республикның Сәнәгать министрлыгы аларның исемлеген әзерли.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас