

Кичә, 26 сентябрьдә, Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич БСТ телеканалында үткән брифингта өлешчә мобилизацияләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Өлешчә мобилизациягә кемнәр эләгә?
Комиссар аңлатуынча, хәрби хезмәттә булган һәм запаста торучы гражданнар өлешчә мобилизациягә эләгә. Сугышта катнашучыларга өстенлек бирелә. 35 яшькә кадәргеләр төп ресурс дип исәпләнә. 45 яшькә тиклемнәр арасында сирәк белгечлекләр вәкилләре яисә үзләре теләк белдерүчеләр чакыртыла, дип аңлатты Михаил Блажевич.
Хәрби хезмәттән соң сәламәт булган, әмма бүген сәламәтлегенә зарланучыларга нишләргә?
Бу процедура законда каралган. Әгәр повестка килгән, ә кеше авырый икән, мәсьәләне медицина комиссиясе хәл итә, ул сәламәтлеге буенча мәгълүматларны аныклый.
Моннан тыш, кешенең социаль статус та үзгәргән булырга ихтимал: кеше күп балалы әти, опекун булып китәргә мөмкин. Шуңа хәрби комиссариатка килгәч, сәламәтлектәге һәм гаилә статусындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәргә кирәк. Сәламәтлек буенча тикшеренү узганнан соң, яраклылык категориясе үзгәрә.
Командировкада булганнарга яки командировка көтелгәннәргә нәрсә эшләргә?
Әгәр кеше командировкада икән, повестка ул кайткач шәхсән үзенә бирелергә тиеш. Беркем дә отпуск яисә командировканы ашыгыч рәвештә өзәргә мәҗбүр итми.
Әгәр дә тиздән командировкага китәргә тиешле кешегә повестка алып килгәннәр икән, бу очракта инде отсрочка юк. Хәрби комиссариатка барырга кирәк булачак.