Махсус хәрби операция
27 сентябрь 2022, 17:35

Казахстанга качучыларны Русиягә кайтарачаклар

21 сентябрьдән алып Казахстанга 98 мең русияле кергән. 

gubdaily.rugubdaily.ru
Фото:gubdaily.ru

Казахстан властьлары мобилизациядән качучы русиялеләрне эзләүгә игълан ителгән очракта Русиягә тапшырырга карар иткән. Бу хакта илнең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Эчке эшләр министры Марат Әхмәтҗанов сүзләренчә, бүгенге көндә Казахстан белән Русия “хокукый ярдәм күрсәтү буенча килешү мөнәсәбәтләренә ия”, шулай ук илләр хөкем ителгәннәрне алмашу һәм җинаятьчеләрне  кайтару белән бәйле сораулар буенча эш алып бара. Чиновник сүзләренчә, мондый моментлардагы төп принцип – “җинаять җаваплылыгы каралуы”.

Моннан тыш, Әхмәтҗанов шуны да өсти: әгәр кешене розыскка игълан иткәннәр икән, Казахстан властьлары аны ачыклап, Русиягә экстрадиция тәртибе белән кайтарырга тиеш. Бу кагыйдә шул исәптә  республикага килеп, өлешчә мобилизациядән качарга теләүчеләргә дә кагыла.

Моңа кадәр Казахстан президенты Касым-Жомарт Такаевның өлешчә мобилизация  игълан ителү белән русиялеләрнең республикага агылу мәсьәләсе турында Мәскәү белән сөйләшергә теләве билгеле булды. Ул җирле властьларны бу гражданнарга ярдәм күрсәтергә, аларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә чакырды. Моннан тыш, Казахстан премьер-министры Алихан Смаилов республикага керүче гражданнарга теркәүдә һәм җашка сораулары хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында әйтте.

Казахстанның Эчке эшләр министрлыгында 21 сентябрьдән алып  республикага 98 мең русияле кергән дип хәбәр итәләр. Әмма шул ук вакытта  бу  срок эчендә Казахстаннан 64 меңнән артык  русияле чыккан дип тә өстиләр.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас