Махсус хәрби операция
27 сентябрь 2022, 05:23

Егетләр сәлам юллаган

Фотоларын да салганнар. 

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Башкортстаннан хәрби операциядә катнашкан сугышчылар республика җитәкчесе Радий Хәбиров аша сәлам юллаганнар.

Миңлегали Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итүчеләрнең хатын Радий Хәбиров социаль челтәрләргә урнаштырган. “Башкортстан сугышчылары алгы сызыкта. Алар тиздән җиңүгә ышана һәм сәлам юллый”, – дип язган Радий Фәрит улы. Егетләр Херсон өлкәсендә төшкән фотоларын да җитәргән.

Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрьдә ил президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич әйтүенчә, беренче командалар хәрби әзерлек урыннарына юлланды. Аларның 30 проценты – повестка алганчы ук хәрби комиссариатларга килеп, үз теләкләре белән китәргә теләк белдерүчеләр, ди Блажевич.

 

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас