

Бүген, 27 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада мобилизацияләнгән ир-атларны хезмәткә озату чарасында катнашты.
Башкаланың Совет һәм Октябрь районнарында яшәүчеләр махсус операциядә катнашуга хәрби әзерлек үтү урыннарына юл алды. Төбәк Башлыгы аларга, алларына куелган бурычны уңышлы башкарып, исән-имин өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләде.
“Бүген безнең күңелләрдә ике сүз. Беренчесе – хөрмәт. Сез – чын ир-егетләр. Заман үз вакыты өчен кирәкле кешеләрне тудыра. Һәм бүген нәкъ сез кирәксез.
Икенче сүз – рәхмәт. Безне һәм илебезне саклаган өчен рәхмәт. Башкортстан егетләре инде ничәнче ай үзләренең сугышчан бурычын үти. Алар сезне көтә, аларга сезнең ярдәм кирәк. Бүгенге гади булмаган чорда республиканың бурычы – хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Мин Башкортстан Башлыгы буларак барысын да эшләргә вәгъдә бирәм.
Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Иңне иңгә куеп, бер-берегезгә ярдәм итеп, өйләрегезгә әйләнеп кайтуыгызны көтәбез”, – диде Радий Хәбиров.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм дин вәкилләре дә хәрби хезмәткә юлланучыларга фатихаларын җиткерде.