

Бүген, 26 сентябрьдә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренә резервтагылар исемлеген җентекләп тикшерергә һәм халыкның мобилизация сораулары буенча мөрәҗәгатьләрен өйрәнергә йөкләмә бирде.
–Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Агымдагы барлык эшләрегезне читкә куеп торыгыз. Кешеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрне өйрәнегез. Хәрби комиссариатларга чыгып, исемлекләр белән эшләгез. Теге яисә бу сораулар булган һәр кеше буенча мәсьәләне ачыкларга кирәк, – диде Радий Хәбиров. –Әгәр күрсәтелгән фактлар чыннан да мобилизациягә киртә булып тора икән, бу хәлне төзәтегез. Кеше ялгышлык буенча мобилизацияләнгән икән, аны кире кайтарырга кирәк.
Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич мобилизацияләнгәннәрнең 30 проценты – үз теләкләре белән махсус операция зонасына китүчеләр, диде. Алар военкоматларга повестка килгәнен көтмичә киләләр.
Чыганак: glavarb.ru