

Бүген, 26 сентябрьдә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан тәүгеләрдән булып үз теләге белән махсус хәрби операциягә барган Ринат Халиковны почет грамотасы белән бүләкләде. Ул махсус операциядә сугышчан бурычларны үтәүче “БАРС-4” отрядында хезмәт иткән.
–Безнең күп егетләребез “БАРС” ирекле отрядында лаеклы хезмәт итәләр, – диде Радий Фәрит улы. – Отряд командирлары миңа еш язалар, егетләребез өчен рәхмәтләр җиткерәләр. Аларга уңышлар телим, үз бурычларын үтәп, исән-имин кайтсыннар.
Радий Хәбиров шулай ук Ринат Халиковның әнисе Татьяна Константиновнага улын лаеклы тәрбияләгәне өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Чыганак: glavarb.ru