

Бүген, 26 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак районы һәм шәһәреннән мобилизациядә катнашучыларны озату буенча оештырылган митингта катнашты. Мобилизацияләнгәннәр махсус операциядә катнашыр алдыннан хәрби әзерлек үтәсе урыннарга юлланды.
Төбәк җитәкчесе хәрбиләргә куелган максатларны уңышлы башкарып чыгып, туганнары һәм якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
“Хөрмәтле якташлар! Без бүген биредә җыелдык, ә күңелдә ике сүз – хөрмәт һәм рәхмәт. Чын ирләргә карата хөрмәт. Тыныч түгел вакытта яшибез, әмма нәкъ шул вакыт чын ир-атларны тудыра да инде. Һәм рәхмәтебез – безне якларга, илне якларга, бүгенге көндә зур илебез составына керү карарын кабул итүче йончып беткән Донбасс халкын якларга баруыгыз өчен.
Шуны да әйтәсем килә, Башкортстан егетләре – Оборона министрлыгы, Росгвардия, Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннар, үз теләкләре белән махсус операциядә катнашучы“Барс” ирекле отрядлары һәм башка подразделениеләр хәрбиләре берничә ай инде анда сугыша. Мин алар белән даими аралашып торам. Аларга ярдәм кирәк. Алар сезне бик көтә.
Без сезгә өмет белән карыйбыз. Хәрби бурычыгызны бер-берегезне яклап һәм бер-берегезгә ярдәм итеп үтәвегезне көтәбез. Бүген иңгә-иң тезелеп баскандай шулай ук иңгә-иң терәлеп исән-имин кайтуыгызны көтәбез.
Махсус хәрби операциягә озатыр алдыннан республика Башлыгы буларак шуны әйтәсем килә – республиканың барлык тырышлыклары сезгә ярдәм итүгә юнәлтелсен өчен мин барын да эшләячәкмен. Сезгә киләчәкбез, бар эштә дә ярдәм итәчәкбез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен кайгырмагыз. Без аларга ярдәм итәчәкбез, булышачакбыз, вәгъдә итәм. Эшләгез, туганнар!”
Чыганак: glavarb.ru