Махсус хәрби операция
26 сентябрь 2022, 04:52

Өлешчә мобилизацияләнгәннәргә төймәле телефон алырга рөхсәт ителә

Ә смартфоннар тыела. 

runews24.rurunews24.ru
Фото:runews24.ru

Өлешчә мобилизация буенча чакырылганнар үзләре белән төймәле телефон ала алачак. Бу хакта «Объясняем.рф» порталында хәбәр ителә.

Җайланма билгеләнгән урында сакланачак һәм хәрби хезмәткәргә билгеле бер көн тәртибендә биреләчәк. Смартфоннарны үзең белән алу, бүлекчәләрнең дислокация урыннарында фото- һәм видеога төшерү тыела.

Моннан тыш, өлешчә мобилизацияләнгәннәр үз экипировкаларын алырга мөмкин. «Хәрбиләр кием-салым һәм экипировканы да кертеп, барлык төр азык-төлек белән тәэмин ителә. Әгәр дә хәрби хезмәткәрнең үз экипировкасы бар икән, ул аны куллана ала», - диелә хәбәрдә.

Искәртик, гражданнарны өлешчә мобилизацияләү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм аңлату өчен хөкүмәт тарафыннан колл-үзәк төзелде. Аның номеры - «122» .  Анда оешмалар вәкилләре дә, гражданнар да кирәкле мәгълүмат алу өчен мөрәҗәгать итә ала. 

Чыганак: объясняем.рф

Читайте нас