

Өлешчә мобилизация башлангач, хезмәткә чакыртылганнар исемлекләренә ялгыш эләгүчеләр турында да хәбәрләр барлыкка килде.
Бу уңайдан Гомумрусия халык фронты бүлекчәләре нигезендә илнең бар төбәкләрендә дә хезмәткә, президент указын бозып, ялгыш чакыртылганнарга ярдәм итү үзәкләре эшли башлады. Бу хакта Гомумрусия халык фронты сайтында әйтелә.
Моннан тыш, мобилизацияләнгәннәрнең көнкүрешен оештырудагы проблемалар турында да хәбәр итәргә мөмкин.
Башкортстанда мөрәҗәгатьләр Халык фронтының төбәк башкарма комитетында кабул ителә. Адресы – Уфа шәһәре, Киров урамы, 1, 138нче бүлмә. Телефоны: 8 (347) 273-55-44.
Сорауларны шулай ук “ВКонтакте»” һәм “Одноклассники»” социаль челтәрләрендәге Башкортстан бүлекләрендә калдырырга була.
“Мобилизация – бүгенге көн законы һәм таләбе. Әмма законны бозарга һәм салкынлык күрсәтергә ярамый”, – диләр Башкортстанның Халык фронтыннан.