

Мобилизациянгәннәр өчен буенча махсус хәрби операциягә барганда үзләре белән алырга рөхсәт ителгән әйберләр исемлеге чыкты. Ул “Объясняем.рф” порталында бастырылган. Махсус операциягә юлланучылар үзләре белән шәхси гигиена әйберләрен, термо эчке кием, батарейкалар, кечкенә фонарь алала. Моннан тыш рөхсәт ителгән әйберләр исемлегенә походка ала торган махсус сидушка (пенка дип тә йөртәләр аны), подшлемник, тактик перчаткалар, теплоидлар (химик грелка), һәм мультитул (күп функцияле җыйнак корал) да кергән.
“Мобилизацияләнгән хәрби үзе белән шулай ук экипировка да алала, әмма Оборона министрлыгы үзең белән бары тик иң кирәкле әйберләрне генә алырга киңәш итә”, – диелә портал хәбәрендә.
Моннан алда мобилизациягә эләккән русиялеләргә частьларга үзләре белән смартфоннар алырга тыелуы турында билгеле булды, алар урынына төймәле телефоннар алырга мөмкин. Махсус операциягә баручыларга шулай ук хәрби
Подразделениеләр территорияләрендә фото һәм видеолар төшерү тыела дип искәрттеләр.
Чыганак: lenta.ru