Махсус хәрби операция
24 сентябрь 2022, 18:46

Ялгыш мобилизацияләгәннәрне кире кайтаралар

Соңгы көннәрдә бу тема һәркемне бик борчый. 

onli-vk.ruonli-vk.ru
Фото:onli-vk.ru

Владимир өлкәсе губернаторы Александр Авдеев өлешчә мобилизация вакытында ялгыш чакырылганнар кире өйләренә кайтачак, дип белдерде. 

“Мәгълүмат чараларында мобилизация барышындагы төрле хәлләр турында язалар. Һәрберсен тикшерәбез, комиссия белән дә, шәхси дә һәр инцидентны ачыклыйбыз. Кайсыбер очракларда мәгълүматлар расланды. Ялгышлык буенча мобилизацияләнгәннәрнең барысы да өйләренә кайтачак”, – дип язган Авдеев үзенең Телеграм-каналында һәм призывникларны кайтару буенча эш бара инде дип  тә өстәгән.

Төбәк башлыгы шулай ук мобилизация турындагы хәбәрләрнең күбесе “ачыктан-ачык котырту”га корылган дигән, һәм  барлык шикле мәгълүматны шәхси контрольдә тотам дип белдергән.

Александр Авдеев бер призывник та медицина тикшерүе үтмичә һәм хәрби әзерлексез  хезмәт итү урынына китмәячәк дип ассызыклый, шуңа күрә “безнең һәр очракны ачыкларга, дөреслекне билгеләргә вакыт һәм мөмкинлегебез бар”. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас