Махсус хәрби операция
23 сентябрь 2022, 20:15

Мобилизациядә катнашучыларны тиз арада өйләндерә башлаганнар

Берничә төбәктә шундый тәҗрибә куллана башлаганнар. 

weddingsharm.ruweddingsharm.ru
Фото:weddingsharm.ru

Русия төбәкләре призывниклары ЗАГСка мөрәҗәгать иткән көнне үк язылыша башлаган. Мондый очраклар Сахалин өлкәсендә теркәлгән. Моннан тыш, мобилизациядә катнашучыларны ашыгыч рәвештә Бурятия һәм Курск өлкәсендә дә теркиләр икән.

Тиз арада никахны теркәр өчен кияү белән кәләшнең  сәбәпләре булырга тиеш. Алар арасында кәләшнең йөклелеге, уртак балалар булу, уллыка яисә кызлыкка алган балаларга карата аталыкны билгеләү яисә ир-егетнең мобилизациядә катнашу ихтималы (Русия армиясенә повестка килгән очракта), дип аңлаталар Сахалин ЗАГСында. Учреждение хезмәткәре сүзләренчә, 22 сентябрьдән шундый парларны тәү чиратта кабул итә башлаганнар, ә халыкны кабул итү режимы никах теркәүгә сорау зур булу сәбәпле арткан.

“Узган пәнҗешәмбе (22 сентябрь) нәтиҗәләре буенча, без  узган атнаның пәнҗешәмбесе – гади көн – саннарын чагыштырып карадык. Анда Сахалин өлкәсе буенча 15 никах  теркәлсә,  22 сентябрь көнне  бу  сан 38гә җитте”, – диләр кайнар линиядә, яшьләр арасында мобилизациядә катнашучылар да барлыгын билгеләп.

Русиянең башка төбәкләрендә дә мобилизациядә катнашучыларның никахларын мөрәҗәгать иткән көнне үк терки башлаганнар.  Мәсәлән, Бурятиянең кайсыбер ЗАГСлары бары тик  призывниклар өчен эшли торган көннәрне игълан иткәннәр. Курск өлкәсе ЗАГСлары да армиягә повестка килүне никахны чираттан тыш теркәүгә сәбәп булып тора ала, дип белдерде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас