

IT-белгечләр, финансист һәм массакүләм матбугат чараларында эшләүчеләр өлешчә мобилизациягә керми.
Аерым югары технологияле тармакларның, шулай ук Русиянең финанс системасының эшләвен тәэмин итү өчен, шушы юнәлештәге югары белеме һәм әзерлеге булган гражданнарны өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә җәлеп итмәү турында карар кабул ителде. Бу хакта җомга көнне РФ Оборона министрлыгында хәбәр итте.
«Аерым югары технологияле тармакларның һәм РФ финанс системасы эшчәнлеген тәэмин итү өчен, түбәндәге юнәлешләрдә югары белеме булган һәм эшли торган гражданнарны хәрби хезмәткә җәлеп итмиләр. Бу – аккредитациясе булган оешмаларда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган һәм мәгълүмати инфраструктура эшчәнлеген тәэмин итүне үстерү, гамәлгә кертү һәм эксплуатацияләүдә катнашучылар», – дип аңлаттылар ведомствода.
Оборона министрлыгында белдергәнчә, биредә сүз Русия элемтә операторларында һәм элемтә корылмаларының, мәгълүматларны эшкәртү үзәкләренең, шулай ук РФ гомуми кулланыштагы элемтә чараларының тотрыклылыгын, иминлеген һәм бөтенлеген тәэмин итүдә эшләүче белгечлекләр һәм югары белемле гражданнар турында бара.
Шулай ук бу түбәндәге оешмаларда эшләүче белгечләргә дә кагыла:
«Хәрби хезмәткә чакырылудан азат итүнең нигезе булып тиешле оешмалар җитәкчеләре тарафыннан билгеләнгән форма буенча РФ Кораллы көчләренең Генераль штабына тапшырыла торган гражданнар исемлеге саналачак», – дип өстәделәр ведомствода.
Чыганак: ria.ru