Махсус хәрби операция
23 сентябрь 2022, 10:38

Өлешчә мобилизация турында нәрсәләр билгеле?

Русия Президенты Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. 

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

“Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Оборона министрлыгы һәм Генераль штабның Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хупларга кирәк дип саныйм", – диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләгәнчә, сүз нәкъ менә өлешчә мобилизация турында бара, шуңа күрә хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар частьларга җибәрелү алдыннан, махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, өстәмә хәрби әзерлек узачак.

«Мобилизация чаралары бүген – 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм хакимият башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.

Өлешчә мобилизация турындагы указ имзаланды. Мобилизацияләнгән барлык гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең тиешле статусын, түләүләрен һәм барлык гарантияләрен алачак, дип өстәде Президент. Указ шулай ук дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чараларны да күздә тота.

Русия оборона министры Сергей Шойгу   мобилизациянең ничек алып барылачагын  аңлатты. Министр әйтүенчә, хәрбиләр иң башта  әзерлек үтәчәк  һәм шуннан соң гына  күрсәтелгән  бурычларны үтәү өчен җибәреләчәк. Резервта булган 300 мең кешене мобилизацияләү  планлаштырыла. Министр алар арасында студентлар булмаячак дип ышандырды.

          Шойгу белдерүенчә, Русиядә бу таләпләргә 25 миллионга якын кеше туры килә – илнең  “мобилизация ресурсы зур”. Запастагы 300 мең кешене берьюлы  чакырмаячаклар. "Бу планлы рәвештә башкарылачак эш”, - диде ул.

Мобилизациягә кемнәр эләгә?

Хәрби званиегә һәм яшькә карап запастагыларның өч төре бар. Запас разрядын белү өчен хәрби билетыгызның 11нче битен ачып карагыз. Категорияләр 1, 2, 3 саннары белән билгеләнгән  (таблицаны карагыз). 

Гаиләләрен кем караячак?

Мобилизация буенча чакырылганнар контракт буенча хезмәт итүчеләр кебек үк эш хакы алачак (армиядә ул “акчалата тәэминат” дип атала). Аның күләме званиегә, һөнәргә, һәм башкарган эшләргә бәйле.

Икенче сүз белән әйткәндә, барлык мобилизацияләнгәннәр дә контрактчылар белән тиңләштерелә.

Әйткәндәй, Үзәк Банк микрофинанс оешмаларына һәм банкларга мобилизация буенча чакырылган гражданнарга кредит каникуллары бирергә, ягъни  хезмәт иткән вакытка түләүләрне кичектереп торырга тәкъдим итте.

Кемнәргә отсрочка тиеш?

Бүгенге көндә оборона-сәнәгать оешмаларында эшләүчеләргә генә острочка тиешлеге билгеле. Тагын кемнәрнең өлешчә мобилизациядән отсрочкага эләгүен кыска вакыт эчендә хөкүмәт билгелиячәк.

Контрактлары булган солдатлар нишләячәк?

Указга ярашлы, хәрби хезмәт үтүчеләр белән  килешенгән  контрактлар өлешчә мобилизация беткәнче гамәлдә булачак. Хәрби хезмәттән азат итү өчен  өч  нигезләмә бар:  яшь буенча, сәламәтлек мөмкинлекләре буенча һәм кылынган җинаять өчен иректән мәхрүм ителгән очракта. Призыв буенча хезмәт итүчеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

Повесткаларны ничек таратачаклар?

Кайсыбер ир-атлар  бу хакта Указ чыкканчы ук, мобилизация игълан ителгәч, фәлән сәгатьтә фәлән урынга барырга кирәк дигән күрсәтмә алган иде. Калганнар повестканы яшәү яисә эш урыны буенча алачак. Повесткалар дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелмәячәк.

Хәзер чит илгә ялга барырга ярамыймы?

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, кайсыбер мәгълүмат чараларында чакырылыш яшендәге ир-атлар өчен чикләр ябылды дигән хәбәрләр таралды. Таможня хезмәтеннән әлегә бу хакта  рәсми аңлатмалар юк. Әлегә шулар билгеле: Ростуризм раславынча, чит илгә чыгуга  яңа чикләүләр кертелмәгән. “Аэрофлот”  билетлар сатуга бернинди чикләүләр кертмәвен белдерде, Русия тимер юллары да билетлар сатканда чакырылыш яшендәге ир-атлардан, имеш, военкоматтан белешмә таләп итәләр дигән имеш-мимешләрне инкарь итте: билетлар сатуда ирекле. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас