Махсус хәрби операция
21 сентябрь 2022, 08:55

Шойгу мобилизациянең ничек барачагын аңлатты

Хәрбиләр иң башта  әзерлек үтәчәк.

Шойгу мобилизациянең ничек барачагын аңлаттыШойгу мобилизациянең ничек барачагын аңлатты
Шойгу мобилизациянең ничек барачагын аңлатты

     Русия Президенты Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте.  Русия оборона министры Сергей Шойгу исә  мобилизациянең ничек алып барылачагын  аңлатты.

     Министр әйтүенчә, хәрбиләр иң башта  әзерлек үтәчәк  һәм шуннан соң гына  күрсәтелгән  бурычларны үтәү өчен җибәреләчәк. Резервта булган 300 мең кешене мобилизацияләү  планлаштырыла. Министр алар арасында студентлар булмаячак дип ышандырды.

     Мобилизация буенча армиядә хезмәт иткән, әлеге вакытта Кораллы көчләргә кирәкле белгечлеге һәм хәрби тәҗрибәсе булган гражданнарны гына чакырачаклар, диде оборона министры Сергей Шойгу.

     Шойгу белдерүенчә, Русиядә бу таләпләргә 25 миллионга якын кеше туры килә – илнең  “мобилизация ресурсы зур”. Запастагы 300 мең кешене берьюлы  чакырмаячаклар. "Бу планлы рәвештә башкарылачак эш”, - диде ул.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас