

Оборона министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация турында РФ Президенты указын үтәүгә керешергә кушты. Йөкләмә ведомство коллегиясендә бирелде.
Ул билгеләп үткәнчә, министрлык һәр төбәк өчен бурычлар билгеләгән.
«Күрсәтмә минем тарафтан имзаланды, йөкләмәләр барлык субъектларга да билгеләнде, гаскәрләрдә һәм көчләрдә мобилизацион чаралар үткәрү тәртибе буенча Генераль штаб күрсәтмәләре бирелде», – диде ул.
Искәртеп узабыз, иртән Русия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы карарны имзалады. Шойгу ачыклык керткәнчә, чакырылышка хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервтагы кеше җәлеп ителергә тиеш, бу – гражданнарның гомуми санының 1 процентыннан бераз күбрәк. Чакырылыш этаплап булыр дип көтелә, студентлар һәм хәрби хезмәттәге солдатлар (срочниклар) аңа эләкми.
Русия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы өлешчә мобилизация буенча повесткаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрү планлаштырылмавын белдерде.
Чыганак: ria.ru