Махсус хәрби операция
21 сентябрь 2022, 07:36

Путин Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте

Мобилизация чаралары бүген -  21 сентябрьдә -  башланачак. 

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Русия Президенты Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Бу хакта ул русиялеләргә мөрәҗәгате вакытында әйтте, трансляция бүген 9.00 сәгатьтә башланды.

“Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Оборона министрлыгы һәм Генераль штабның Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хупларга кирәк дип саныйм", – диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләгәнчә, сүз нәкъ менә өлешчә мобилизацияләү турында бара, шуңа күрә хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар, частьларга җибәрелү алдыннан, махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, өстәмә хәрби әзерлек узачак.

«Мобилизация чаралары бүген – 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.

Путин сүзләренчә, Көнбатышның максаты – Русия Федерациясен «көчсезләндерү, бүлгәләү һәм юк итү». "Алар 1991 елда ук Советлар Союзын җимерә алуларын, ә хәзер Русиянең үзенә дә вакыт җитте, дип турыдан-туры әйтәләр. Ул дошманлашкан төбәкләргә бүленергә тиеш, диләр. Алар тоталь русофобияне үз коралы итте, дистә еллар дәвамында Русиягә карата нәфрәт тәрбияләде. Украина халкының үзен, 2014 елда ук сугыш башлап, корбанга әверелдерде", - диде Президент. 

Өлешчә мобилизация турындагы указ имзаланды. Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең тиешле статусын, түләүләрен һәм барлык гарантияләрен алачак, дип өстәде Президент. Указ шулай ук дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чараларны күздә тота.

Читайте нас