

Русия Банкы банкларга һәм микрофинанс оешмаларына мобилизациягә эләккән гражданнарга кредит каникуллары бирергә тәкъдим итте.
“Президент указына ярашлы мобилизацияләнгән гражданнар үз банкына яисә микрофинанс оешмасына мобилизация чорына барлык төр кредитлар, шул исәптә ипотека һәм займнар буенча, түләүләрне кичектереп тору яисә киметеп түләү үтенече белән мөрәҗәгать итә ала”, – диелә регулятор хәбәрендә.
Үзәк Банк кредиторларга шундый (ягъни мобилизацияләнгән. – Авт.) заемщикларның үтенечен канәгатьләндерергә, кредит каникулларының яисә реструктуризациянең махсус программаларын эшләп чыгарырга, һичьюгы булганнарын яраклаштырырга киңәш итә. Шулай ук килешү буенча штрафлар һәм пенялар түләттермәскә, ипотека түләгән вакытта бурычлар җыелып киткән очракта аларның кайтаруны туктатып торырга, ипотека торагыннан чыгармаска киңәш ителә.
Чыганак: bashinform.ru