Махсус хәрби операция
21 сентябрь 2022, 08:52

Өлешчә мобилизация: кемнәр отсрочка алала?

Бүген ил Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турында  игълан итте. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Мобилизациядән отсрочканы сәламәтлекләре буенча вакытлыча  хәрби хезмәкә яраксызлар, якын туганнарын караучылар, опекуннар һәм попечительләр, ялгыз аталар, күп балалы ата-аналар, йөкле хатыннар, шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы сенаторлары алала. Русия Президенты Владимир Путин Русиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. «Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде. Бу уңайдан илдә РФ кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру башланды.

Мобилизация буенча  хезмәткә чакырылган гражданнар  контракт буенча хәрби  хезмәт үтүче хәрбиләр статусына  ия булачак һәм тиешле күләмдә акча алачак, элегрәк килешенгән контрактлар гамәлдә калачак.

Шуны әйтергә кирәк, өлешчә мобилизация илнең аерым территорияләрендә гамәлдә, гомум мобилизация  – бөтен ил буенча. Дәүләт башлыгы, “РФдә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында”гы законга ярашлы Русия Федерациясенә каршы агрессия яисә агрессия белән  янау, безнең илгә каршы коралланган конфликтлар барлыкка килү очракларында мобилизация игълан итә.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә запастагы мобилизация буенча хәрби хезмәткә отсрочкага хокуклары булмаган гражданнар чакырыла.  Алар РФ кораллы көчләренә гражданлык персоналы вазифаларында эшләр өчен юнәлтелергә мөмкиннәр. Тәү чиратта сүз хәрби-учет белгечлекләре, мәсәлән, медиклар, шулай ук связистлар, артиллеристлар һәм башка хәрби белгечләр турында бара. Оборона министры Сергей Шойгу сүзләренчә, резервтагы 300 мең  кешене чакырырга планлаштырыла.

“Мобилизациягә хезмәт иткән һәм кирәкле хәрби-учет белгечлекләргә ия булганнар эләгәчәк. Призыв буенча хезмәт иткәннәр махсус  хәрби операция зонасына озатылмаячак. Студентларны, срочникларны мобилизацияләү турында сүз бармый. Өлешчә мобилизация барышында гомум алганда резервтагы 300 мең кеше хәрби хезмәткә чакырылачак”, – диде оборона министры Сергей Шойгу Президент Владимир Путинның мөрәҗәгатеннән соң.

Авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылмаячак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас