

Башкортстан аграрийлары бөртекле һәм ярма культураларын җыюны төгәллиләр, аларның уңышы 3,3 млн тоннадан артып киткән. Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. 13 октябрьгә Башкортстан хуҗалыклары бөртекле культуралар мәйданының 97 процентын эшкәртте, уртача уңыш 27 ц/га тәшкил итә. Моннан тыш, республикада шикәр чөгендере мәйданнарының 85 проценты казып алынган. Игенчеләр һәр гектардан уртача 390 центнерга якын татлы тамыр алалар. Чөгендернең тулай җыемы инде 1,3 млн тоннадан артып киткән. 860 мең тоннага җиткән майлы культураларны җыю да төгәлләнеп килә. Ә көзге культураларны 2027 ел уңышы өчен 300 гектардан артык мәйданда чәчкәннәр. Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, товар җитештерүне киңәйтү белән беррәттән, тармакны үстерү фәнни тикшеренүләрне арттыруга юнәлдерелгән, шул исәптән генетика һәм селекция өлкәсендә дә. Төбәкнең бу өлкәдәге казанышларын «Алтын көз – 2026»агросәнәгать күргәзмәсендә күрсәттеләр. Алар белән Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, вице-премьер Дмитрий Патрушев һәм илнең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут танышты. Башкортстан шулай ук күргәзмәнең Гран-при иясе булды. Радий Хәбиров республика аграрийларын 11 октябрьдә билгеләп үтелгән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Башкортстан башлыгы шулай ук хуҗалыкларның техник паркын яңартуның мөһимлеген билгеләп үтте, бу агросәнәгать комплексы эшенең югары күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә.
Чыганак: glavarb.ru
Фото:mcx.gov.ru