Милли проектлар
4 Октября , 20:57

Оешма хезмәткәрләренең саулыгы ничек?

title
Оешма хезмәткәрләренең саулыгы ничек?Оешма хезмәткәрләренең саулыгы ничек?
Оешма хезмәткәрләренең саулыгы ничек?

Ил Президннты Владимир Путин кушуы белән барлыкка килгән "Озайлы һәм актив тормыш" милли проектын тормышка ашыру кысаларында  Уфада 18нче шәһәр клиник хастаханәсе белгечләре «Газпром трансгаз Уфа» предприятиеләре хезмәткәрләренә күчмә медицина тикшеренүе уздырды.

Табиблар өч көн рәттән предприятиеләрдә эшләде, хезмәткәрләр табиблардан сәламәтлекләрен тикшертте, кирәкле киңәшләр алды.

Тикшерү кысаларында биологик яшь — организмның торышын паспорт яше белән чагыштырырга мөмкинлек бирә торган күрсәткеч бәяләнде. Белгечләр хроник йогышлы булмаган авырулар һәм хәвеф янаучы факторларын ачыкладылар — әле чир баш калкытмаган, әмма инде гадәтләрне һәм яшәү рәвешен яңадан карарга сәбәп булырга мөмкин булган үзгәрешләр турында бара сүз. 

Һәр катнашучы туклану, физик активлык һәм авыруларны профилактикалау буенча индивидуаль консультация һәм киңәшләр ала алды.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас