Милли проектлар
2 Октября , 18:43

Яңа лабораторияләр ачылды

title

Уфа вузара кампусы резиденты "Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында яңа лабораторияләр һәм кабинетлар ачты.

Уфа вузара кампусы резиденты М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында яңартылган кабинетлар һәм лабораторияләр ачылды. Мәгариф инфраструктурасын киң колачлы модернизацияләү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә башкарылды һәм югары уку йортының матди-техник базасын яңарту буенча системалы эшнең чираттагы этабы булды.

Быел уку кабинетларын ремонтлауга һәм яңа җиһазлар сатып алуга Акмулла университетына федераль бюджеттан 49,5 млн сум бүлеп бирелгән, тагын 1 млн сумны югары уку йорты акчаларыннан финанслау тәшкил иткән.

Тулырак: Монда. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас