Милли проектлар
13 Сентября , 08:47

Башкортостан ташчысы «һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында лаеклы чыгыш ясады

Башкортостан ташчысы «һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында лаеклы чыгыш ясадыБашкортостан ташчысы «һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында лаеклы чыгыш ясады
Башкортостан ташчысы «һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында лаеклы чыгыш ясады

Ташчы Валерий Аймурзин 8-10 сентябрь көннәрендә Чебоксарда узган «Һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында катнашты. Төзелеш тармагы кадрларын әзерләү һәм аларга ярдәм итү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. «Ташчы» номинациясендә җиңү өчен бөтен илдән иң көчле осталар көрәште.

 — Быел җәй көне Валерий конкурсның республика этабында җиңеп чыкты. Федераль мәйданчыкта аңа чак-чак кына бәхет елмаймады, әмма безнең белгечнең федераль дәрәҗәгә чыгуы үзе күп нәрсә турында сөйли. Валерийга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм үз осталыгын үстерүен дәвам итәргә телим. Мондый белгечләр яшь буын төзүчеләр өчен үрнәк, — дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Артем Ковшов.
Конкурс сынаулары барышында катнашучылар югары дәрәҗәдә һөнәр белүләрен күрсәттеләр. Биремнәрнең үтәлешенә генә түгел, хезмәтне саклау нормаларының үтәлешенә, индивидуаль саклану чараларыннан мәҗбүри файдалануга һәм сакчыл җитештерү принципларыннан файдалануга да катгый контроль ясалды.
«Һөнәрендә иң яхшысы» Русиякүләм һөнәри осталык конкурсы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Ярышларда иң кирәкле эшче һөнәрләре белгечләре катнаша. 

Фото: БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы.

Башкортостан ташчысы «һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында лаеклы чыгыш ясады
Башкортостан ташчысы «һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында лаеклы чыгыш ясады
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас