

Бу атнада "Сәламәтлек поездлары" Хәйбулла, Салават, Дуван, Бөре һәм Шаран районнары буйлап йөри.
Медицина тикшерүе узу өчен авыл халкына, бигрәк тә өлкәннәргә, Уфага яки район үзәгенә юлга көч, вакыт һәм акча сарыф итәргә кирәкми. Табиблар һәм заманча җиһазлар хәзер ил Башлыгы Владимир Путин кушуы белән барлыкка килгән «Озайлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» республика акциясе кысаларында үзләре килә.
Мәсәлән, Шаран районында авыл халкы терапевт, кардиолог, гастроэнтеролог, невролог, оропед, стоматолог белән очрашты. Автобуста торак пунктларның өлкән яшьтәге кешеләрен «Сәламәтлек поезды» килү пунктына илтү оештырылган.
Акциянең беренче көннәреннән алып районнарда 500дән артык кеше тикшерелде. Алар арасында йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасы авыруларыннан, ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан, гипертониядән интегүчеләр аеруча еш ачыкланды.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.