Милли проектлар
8 Сентября , 07:13

Алкогольнең зыяны турында онытмагыз!

7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь куллануны киметүгә һәм аның белән бәйле үлем һәм авыруларны булдырмауга юнәлдерелгән Бөтенрусия атнасын үткәрә.

Алкогольнең зыяны турында онытмагыз!Алкогольнең зыяны турында онытмагыз!
Алкогольнең зыяны турында онытмагыз!

7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь куллануны киметүгә һәм аның белән бәйле үлем һәм авыруларны булдырмауга юнәлдерелгән Бөтенрусия атнасын үткәрә. Бу зарарлы гадәттән баш тартып, кеше шәхси иминлеген кайгыртып кына калмый, ә бәлки милләтнең сәламәтлеген дә ныгыта. Ә бу исә «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектында билгеләнгән стратегик максатларның берсе. Алкоголь Русиядә һәр бишенче үлем белән бәйле. Хезмәткә сәләтле яшьтәге ир-атларның 30% ы һәм хатын-кызларның 15%ы алкоголь белән бәйле сәбәпләрдән үлә. Бавыр циррозының - 68%, панкреатитның - 60%, йөрәк-кан тамырлары авыруларының - 23% спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле. Русия алкоголь аркасында югалтылган гомер еллары саны буенча дөньяда беренче урында тора.

Уфада 2025 елда былтырга караганда алкоголь продукциясен сату күләме 10% ка кимегән һәм 1,6 млн декалитр тәшкил иткән. Бу уңай динамика җан башына этанол куллануны киметү гомумрусия максатына туры килә.

Онытмагыз! Хәтта уртача, әмма даими рәвештә алкоголь куллану да хроник авырулар, депрессия, травматизм һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра.

Источник: Администрация городского округа город Уфа

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас