Милли проектлар
7 Сентября , 13:19

"Урман" операциясе башлана

Чара законсыз агач кисүләрне булдырмауга һәм кире кагуга, шулай ук гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыруга юнәлдерелгән.

"Урман" операциясе башлана"Урман" операциясе башлана
"Урман" операциясе башлана
2026 елның 14 сентябреннән 12 октябренә кадәр Башкортстан Республикасы урман фонды территориясендә традицион ведомствоара «Урман» оператив-профилактик операциясе үтәчәк. Чара «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән оештырылган һәм законсыз кисүләрне булдырмауга һәм кире кагуга, шулай ук гаепле кешеләрне җаваплылыкка тартуга юнәлдерелгән.
Операция дәүләт урман инспекторлары, хокук саклау органнары, башкарма ведомстволар һәм җәмәгать урман инспекторларының тыгыз хезмәттәшлегендә узачак.
Акция үткәрү чорында гомум файдаланудагы юлларда, урман массивларыннан чыгу урыннарында һәм имин булмаган урман кишәрлекләрендә тәүлек буе патрульлек оештырылачак. Мобиль төркемнәр агач әзерләүнең һәм ташуның законлылыгын, шулай ук урманнан файдаланучыларның кирәкле рөхсәт документлары булуын тикшерәчәк.
Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман утыртмаларын законсыз кисү өчен административ (РФ КоАП 8.28 маддәсе) һәм җинаять җаваплылыгы (РФ ҖК 260 маддәсе) каралуын искә төшерә. Закон бозучылар шулай ук урман фондына китерелгән зыянны тулысынча капларга тиеш.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас