Милли проектлар
7 Сентября , 13:06

Мәктәп укучылары өчен «Киләчәк коды» проектында - яңа трек

Проект 2025 елда эшли башлады.

Мәктәп укучылары өчен «Киләчәк коды» проектында - яңа трекМәктәп укучылары өчен «Киләчәк коды» проектында - яңа трек
Мәктәп укучылары өчен «Киләчәк коды» проектында - яңа трек

Катнашучылар 8-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучылар, мәгълүмат технологияләре һәм робототехника өлкәсендә һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүчеләр, алга таба урта һөнәри белем бирү программалары һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә югары белем бирү белән кызыксынучылар була ала.
«Киләчәк коды» проектының һәр программасының күләме кимендә 144 академик сәгать тәшкил итә. Проектта укыту укытучы белән онлайн - яки офлайн-форматта көндезге сәгатьләрдә алып барыла.
2026 елда «Киләчәк коды» проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды да инде. Белем бирү оешмаларының (провайдерларның) һәм курсларның тулы исемлеге белән танышырга, шулай ук проектта катнашуга гаризаны «Интернет» челтәрендәге «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы https://www.gosuslugi.ru/futurecode порталында бирергә мөмкин.
«Киләчәк коды» кысаларындагы программалар белем дәрәҗәсенә карап, катнашучыларның өч категориясе өчен каралган: урта һөнәри белем бирү ИТ – программалары буенча белем алучы 8 – 9, 10-11 сыйныф укучылары. Гариза биргәндә катнашучы үзенең белем дәрәҗәсенә туры килгән курсны гына сайлый ала. 2026 елда «Киләчәк коды» проектында укырга 60 меңнән артык кеше кабул ителәчәк.
«Киләчәк коды» проектының федераль операторы - «Милли технологик инициатива университеты 2035» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Өстәп әйтик, «Киләчәк коды» проекты «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проектының «Цифрлы трансформация өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: school97.gosuslugi.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас