Башкалабыз Уфаның Иван Якутов исемендәге паркында «Батарейкалар тапшырабыз! " экологик акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында оештырылган.
Яшь катнашучылар өчен экология турында танып белү квестлары һәм викториналары, төрле мастер-класслар, шул исәптән — көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм утильләштерү, иҗади остаханәләр булды. Шулай ук икенчел чималдан ясалган әйберләр күргәзмәсе дә күрсәтелде.
Чара дәвамында барлык теләүчеләр вакыты чыккан медикаментларны махсус контейнерга тапшыра алды. Акция «Имин дарулар» проекты кысаларында оештырылды, аны 2020 елдан Президент грантлары фонды ярдәмендә «Экомәдәният һәм технологияләр» коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра.
Оештыручылар барлык волонтерларга һәм яшәүчеләргә җаваплылыклары һәм планетаның киләчәгенә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.