7 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә «Гаилә» милли проекты кысаларында төзелгән яңа модель китапханәләргә старт бирде.
Учреждениеләрне Толбазы (Авыргазы районы), Аскын (Аскын районы) һәм Ямаш (Балакатай районы) авылларында ачканнар. Муниципалитетлар башлыклары китапханәләрне яңартуда ярдәм күрсәткәне өчен видеоэлемтә аша республика хөкүмәтенә рәхмәт белдерделәр.
Төбәк җитәкчесе район халкы өчен мәдәни-агарту объектлар булдыруның мөһимлеген ассызыклады.
- Без китапханәләребезне яңарту белән җитди шөгыльләнәбез. Һәм алар чыннан да кешеләрне үзенә тарту нокталарына әвереләләр. Авыл халкы интерактив мөмкинлекләре булган заманча учреждениеләргә даими йөри, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Наталья Лапшина билгеләвенчә, соңгы биш елда «Мәдәният» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында Башкортстанда федераль акчалар җәлеп итеп 22 яңа буын китапханә ачылган. Тагын алты муниципалитет 2027 елда шундый учреждениеләр төзүгә заявкалар әзерләгән.
БР Башлыгы сайтыннан.