Милли проектлар
6 Сентября , 12:05

Уфада «Батарейкалар тапшырабыз!» экологик акциясенә нәтиҗә ясадылар

Уфада Иван Якутов исемендәге паркта «Батарейкалар тапшырабыз!» экологик акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында оештырылган.

Уфада «Батарейкалар тапшырабыз!» экологик акциясенә нәтиҗә ясадыларУфада «Батарейкалар тапшырабыз!» экологик акциясенә нәтиҗә ясадылар
Уфада «Батарейкалар тапшырабыз!» экологик акциясенә нәтиҗә ясадылар

Яшь катнашучылар өчен экология турында танып белү квестлары һәм викториналары, төрле мастер-класслар, шул исәптән — көнкүреш калдыкларын дөрес сортировкалау һәм утильләштерү, иҗади очрашулар булды. Шулай ук икенчел чималдан ясалган әйберләр күргәзмәсе дә күрсәтелде.

Чара дәвамында барлык теләүчеләр саклау вакыты чыккан медикаментларны махсус контейнерга тапшыра алды. Акция «Куркынычсыз дарулар» проекты кысаларында оештырылды, аны 2020нче елдан Президент грантлары фонды ярдәмендә «Экокультура һәм технологияләр» коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте.

Уфада «Батарейкалар тапшырабыз!» экологик акциясенә нәтиҗә ясадылар
Уфада «Батарейкалар тапшырабыз!» экологик акциясенә нәтиҗә ясадылар
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас