

Авыргазы районы Исмәгыйль авылында туып-үскән Резеда Арсланова балачактан ук музыкага гашыйк була. Салават музыка көллиятен флейта классы буенча тәмамлагач, ул осталыгын Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында камилләштерүен дәвам итә. Яшь педагог Кыйгы районы һәм Нефтекама шәһәренең Балалар сәнгать мәктәпләрендә дә эшләп ала. Хәзер ул исә Николо-Березовка авылының балалар сәнгать мәктәбе коллективында.
«Программа буенча күченү: ул эш урынын алыштыру гына түгел, ә миссияне аңлы рәвештә сайлау», — дип билгеләп үтте Резеда Арсланова.
Программаның икенче катнашучысы — Шушнур авылында яшәүче Аделина Шәмшиева. Белгород өлкәсендә Алексеевск көллиятен рәссамлык белгечлеге буенча тәмамлагач, ул туган районына мәдәни оештыручы булып эшләү өчен кайткан.
Фото: Краснокама районы хакимияте.