

Башкортстан Хөкүмәтендә республикада кешеләрне авария хәлендәге торак фондыннан күчерү мәсьәләсен тикшерделәр.
“2019 елдан 13 меңгә якын кеше төзекләндерелгән фатирларга күченгән. Бу – 170 “квадрат”. Саннар шактый яхшы”, – диде премьер-министр Андрей Назаров.
Әле авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча икенче этап бара. Кешеләрне 10 муниципалитеттагы 19 йорттан күчерергә кирәк.
“2 мең “квадрат”та яшәүчеләр күчерелгән дә инде, 51 гаиләгә ачкыч тапшырылган. Дүртөйле, Күгәрчен һәм Чишмә районнарында бу мәсьәләне тулысынча яптылар. Алты районда төзелеш бара”, – дип хәбәр итте Министрлар кабинеты җитәкчесе.
Өченче этап җитдирәк – 11 территориядәге 33 йорттан күчерү мәсьәләсе тора. “Нефтекама, Белорет, Ишембай районы, Бәләбәй – анда 800дән артык кеше яңа торак көтә”, – дип белдерде Андрей Назаров.
Ул муниципалитетлар башлыкларына торакка контрактлар төзүне һәм түләүләрне озакка сузмаска кушылган. Соңгы срок – 1 октябрь.
“Моннан да озакка сузарга рамый – һәр көн артында кешеләр тора”, – дип кисәтте премьер-министр.
Әйткәндәй, кешеләрне авария хәлендәге торак фондыннан күчерү эше ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.