Милли проектлар
31 Августа , 09:58

Туймазы районында яңа ФАП булачак

Туймазы районында яңа ФАП булачакТуймазы районында яңа ФАП булачак
Туймазы районында яңа ФАП булачак

Туймазы үзәк хастаханәсендә эш сәфәре белән БР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Гришаев һәм БР Сәламәтлек саклау министрлыгының мөлкәт комплексын үстерү бүлеге начальнигы Лиана Сәгыйтова булдылар. Килүләренең төп максаты Татар-Өлкан авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелешен контрольдә тоту булды. Яңа ФАП «Озайлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында төзелә. Аның барлыкка килүе авыл халкы өчен медицина ярдәме, шул исәптән диспансерлаштыру мөмкинлеген сизелерлек арттырачак һәм медицина ярдәмен югарырак дәрәҗәдә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас