Милли проектлар
31 Августа , 08:13

Кырмыскалы районы хатын-кызлары өчен табиб-репродуктолог килгән

Кырмыскалы районы хатын-кызлары өчен табиб-репродуктолог килгәнКырмыскалы районы хатын-кызлары өчен табиб-репродуктолог килгән
Кырмыскалы районы хатын-кызлары өчен табиб-репродуктолог килгән

  Кырмыскалы районы хастаханәсенә Уфа шәһәренең Республика медицина-генетика үзәгенең табиб-репродуктологы Әлфия Аккужина килде. Чара Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча барлыкка килгән «Гаилә» милли проекты максатларына туры китереп оештырылды. Белгеч районда яшәүче бала табарга уйлаган 15 хатын-кызга консультация бирде. Шул ук вакытта табиб тикшерү белән генә чикләнмәгән: һәр пациентка өчен ул индивидуаль маршрут эшләгән — тикшерү планын төзегән, дәвалау тактикасын билгеләгән һәм йөклелеккә әзерлек буенча һәркайсына киңәшләр биргән.

Хәзер Кырмыскалы районында гинекологта 138 авырлы исәптә тора, әлбәттә, максат  - бу санны арттыру, чөнки балалар — безнең киләчәгебез. "Әни булу темасы һәрвакытта да актуаль генә түгел, ул  мөһим һәм һәрвакыт беренче урынга куела. Шуңа күрә аның турында сөйләшергә, фикер алышырга һәм ана булу өчен шартлар тудырырга кирәк», — дип билгеләп үтте Уфа шәһәренең Республика медицина-генетика үзәге табиб-репродуктологы Әлфия Аккужина.

Чыганак: Кармаскалы районы хакимияте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас