Милли проектлар
26 Августа , 09:27

Элемтә киңәя

Заманча телекоммуникация хезмәтләре булган авыллар саны арта.

https://it.bashkortostan.ruhttps://it.bashkortostan.ru
https://it.bashkortostan.ru

Башкортстанның Кушнаренко районы авылларында яңа элемтә вышкалары барлыкка киләчәк.

“Дәүләтнең мәгълүмат икътисады һәм цифрлы трансформациясе” милли проекты кысаларында Кушнаренко районының Бәйки, Югары Сәет һәм Рәсмәкәй авылларында кәрәзле элемтәнең база станцияләрен урнаштыру эшләре башланды.

– Районнарда мобиль элемтәне үстерү төбәкнең цифрлы сәясәтенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. Заманча телекоммуникация хезмәтләре булган авыллар санына ел саен яңалары өстәлә. Бу күбесенчә – “Госуслуги” порталында тавыш бирү аша халыкның актив катнашуы нәтиҗәсе, – ди Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Программа 100дән 1000 кешегә кадәр яшәгән зур булмаган һәм ерак авылларны мобиль элемтә һәм югары тизлекле интернет белән тәэмин итү өчен заманча челтәрләр төзүне күздә тота. Катнашучылар “Дәүләт хезмәтләре”ндә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча яки илнең Цифрлы үсеш министрлыгына язма мөрәҗәгатьләр нигезендә сайлап алына.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас