Милли проектлар
26 Августа , 09:12

65 яшьтән өлкәнрәкләрне тикшергәннәр

Нәтиҗәдә 3422 чир беренче тапкыр ачыкланган.

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен диспансерлаштыру айлыгы оештырылды. Анда 15563 кеше тикшеренү узган.

Нәтиҗәдә 3422 чир беренче тапкыр ачыкланган, 3165 кеше диспансер күзәтүенә алынган, тагын 602 кеше сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча өстәмә киңәшләр алу өчен сәламәтлек үзәкләренә җибәрелгән.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен сәламәтлекне даими тикшерү аеруча мөһим, чөнки яшь барган саен хроник авырулар хәвефе арта.

– Өлкәннәрне диспансерлаштыру айлыгы тәмамланды, әмма профилактик тикшеренүләрне беркетелгән урындагы поликлиникада узарга мөмкин. Моннан тыш, поликлиникаларда атна саен сишәмбе көннәрендә 8.00дән 10.00 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәгеләр өчен “Көмеш яшь сәгате” карала, – ди Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең бүлек мөдире Зилә Исмәгыйлева.

– 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен диспансерлаштыру программасы киңәйтелде һәм аңа яшькә бәйле хәвефләрне бәяләү, хроник авыруларны ачыклау, картлык астениясе, хәтер бозылу һәм физик активлык кимү куркынычын бәяләү керә. Бу тикшеренүләр авыруларны һәм хәвеф факторларын вакытында ачыкларга, кирәк булганда яшәү рәвешен үзгәртергә һәм дәвалау билгеләү мөмкинлеге бирә, – дип аңлата Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

Диспансеризациягә һәм профилактик медицина тикшерүенә берничә ысул белән язылырга мөмкин:

- поликлиниканың регистратура телефоны яки call-үзәге аша;

- бердәм “122” телефоны буенча;

- “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Минем сәламәтлегем” сервисы аша;

- “Табибка” кушымтасы ярдәмендә;

 - МАКС мессенджерындагы чат-бот аша.

Әйткәндәй, диспансеризация “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында үткәрелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас