

Башкортстанның Октябрьский шәһәренең 1нче шәһәр дәваханәсе поликлиникаларында “Төнге диспансеризация” акциясе уза.
Акциянең төп бурычы – сәламәтлек турында хәстәрлекне мөмкин кадәр уңайлы итү, бигрәк тә табибка барырга вакыт таба алмаучылар өчен уңайлы ул. Бу – организмны иртә стадияләрдә еш кына симптомсыз уза торган хроник йогышлы булмаган авыруларга тикшерү һәм катлауланулардан качу өчен бик яхшы мөмкинлек.
Мәҗбүри медицина страховкалавы буенча диспансерлаштыру программасына кан һәм сидекнең гомум анализы, холестерин һәм глюкоза дәрәҗәләрен билгеләү, артериаль һәм күз эчендәге басымны үлчәү, ЭКГ һәм флюорография, С вируслы гепатитына скрининг керә.Терапевт өстәмә тикшеренүләргә җибәрергә мөмкин.
– Төнге формат бик кирәкле булып чыкты. Безгә балалы гаиләләр һәм, әлбәттә, хөрмәтле пенсионерларыбыз килә. Тыныч кына, ашыкмыйча гына тикшерү узу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәләр. Акция үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлады, – ди Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсенең 1нче поликлиникасы мөдире Оксана Сарычева.
Әйткәндәй, кичке вакытта комплекслы медицина тикшерүе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.