Милли проектлар
18 Августа , 07:20

Аргамак спорт комплексы җиңү яулады

Уфаның «Акбузат» ипподромында ат чабышлары узды.

Аргамак спорт комплексы җиңү яуладыАргамак спорт комплексы җиңү яулады
Аргамак спорт комплексы җиңү яулады
Ярышлар «Русия спорты»дәүләт программасы максатларына ярашлы үткәрелде. Чарада республиканың иң көчле ат спорты вәкилләре очрашты. Дүртөйле шәһәренең «Аргамак» ат спорты комплексы командасы киеренке көрәштә үзен ачык күрсәтте һәм җанатарларны җитди казанышлары белән сөендерде.
Глобал Легаси кушаматлы айгыр ике яшьлек атлар өчен  1630 метрлы дистанциядә ышанычлы җиңү яулады. Экспертлар билгеләвенчә, яшь чабыш аты югары тизлек кенә түгел, ә үзенең көрәшче сыйфатын да күрсәтте.
Эстетиканың уңышы да шул ук дәрәҗәдә әһәмиятле: ул өлкән яшьтәге атлар өчен  3200 метрлы дистанциядә авыл хуҗалыгы министры бүләген яулады. Мондый озын дистанцияне һәркем уңышлы үти алмый — биредә чыдамлык һәм дөрес тактика сайлау мөһим.
Өч яшьлек атлар өчен төп чабышта айгыр Лорд Чанселор өченче призлы урынны алды. Нәтиҗә аеруча көчле көндәшләр белән ярышырга туры килүе белән кыйммәтле — аларның һәркайсы пьедесталга дәгъвачы булып саналды.
"Бу - бөтен команданың зур һәм тырыш эш нәтиҗәсе. Һәр ярыш - тизлек турында гына түгел, ат белән кеше арасындагы ышаныч, бер-берсен тоя белү турында да. Безгә үсәргә һәм яңа үрләргә ирешергә күрсәтелгән ярдәмнәр өчен, шул исәптән „Русия спорты“дәүләт программасы кысаларында да, рәхмәтлебез. Алда тагын максатлар күп - аларга  ирешергә тырышачакбыз", - ди "Аргамак" ат спорты тренеры Вадим Сәлимханов.
 
Дүртөйле район хакимияте сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас