Милли проектлар
15 Августа , 05:53

Яңавылда «Бал Спасы»н бәйрәм иттеләр

Яңавыл районында «Бал Спасы» халык бәйрәме узды.

Яңавылда «Бал Спасы»н бәйрәм иттеләрЯңавылда «Бал Спасы»н бәйрәм иттеләр
Яңавылда «Бал Спасы»н бәйрәм иттеләр

Әйтергә кирәк, умартачылык элек-электән гаилә традицияләрен ныгыта, ә шөгыль үзе буыннан-буынга тапшырыла. Гаилә кыйкыйммәтләр пропагандалауга юнәлдерелгән шөгыльгә «Гаилә» милли проекты да ярдәм итә. Яңавылда бәйрәм күңелле, җырлы булды һәм баллы ризыклар ярминкәсе белән үрелеп барды. Традиция буенча бәйрәмдә төрле номинацияләр буенча умартачыларны хөрмәтләделәр, шулай ук балны изгеләндерделәр.

«Минем гаиләм өчен умартачылык — ул тормышның тулы бер фәлсәфәсе: табигать белән берләшү, аның серләрен аңлау һәм тәҗрибәне үз балаларына тапшыру. Анда чын оста өчен мәҗбүри булган сыйфатлар — игътибарлылык, зирәклек һәм үз эшеңә тирән бирелгәнлек гармонияле рәвештә кушыла», - дип билгеләп үтте муниципалитетның Умартачылар җәмгыяте җитәкчесе Марат Хөсәенов. 

Фото: Яңавыл хакимияте. 

Яңавылда «Бал Спасы»н бәйрәм иттеләр
Яңавылда «Бал Спасы»н бәйрәм иттеләр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас