

Башкортстан Республикасының Авыргазы районыннан сугышчан хәрәкәтләр ветераны Айрат Хәкимов «Гаилә» милли проекты кысаларында күрсәтелгән адреслы социаль ярдәм булышыгында күңеленә хуш килгән эшне тапкан.
Айрат Хәкимов мобилизациягә кадәр цех мастеры булып эшләгән. Хәрби җәрәхәт алып, госпитальдә дәваланып кайтканнан соң, эшне элекке режимда дәвам итә алмаган. Ул «Русия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Башта белгечләр аңа вакансияләр эзләүдә булышкан, профориентация үткәргән һәм башка эшләрдә ярдәм иткән. Белгечләрнең адреслы социаль ярдәм рәсмиләштерергә булышуы нәтиҗәсендә Айрат алынган акчаларга үз производствосын ача алган. Бүген ул металл конструкцияләр һәм җиһазлар ясый, үзе өчен уңайлы режимда эшли һәм яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә.