СВО катнашучыларына - ташламалы заемнар

Программа файда китерә.

СВО катнашучыларына - ташламалы заемнарСВО катнашучыларына - ташламалы заемнар
СВО катнашучыларына - ташламалы заемнар
2025 елдан Башкортстанда үз эшен үстерергә теләгән СВО катнашучылары өчен ташламалы заемнар программасы эшли. Ставка - 4,5%, сумма - 5 млн. сумга, срок — өч елга кадәр. Кеше үзен һәм гаиләсен лаеклы тәэмин итә алсын өчен нормаль, эш шартлары.
Былтыр СВОда катнашучылар-эшкуарлар рәсми рәвештә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының өстенлекле проектларына кертелде. Бу «Башкорт микрокредит компаниясе»коммерцияле булмаган автоном оешмасында ташламалы шартларда займ рәсмиләштерү хокукын бирә.
Программа инде реаль файда китерә. Эшләү дәверендә ике эшмәкәр 4,5 млн сум алган. Быел аларга Мәләвездән Идел Солтанов кушылган - ул франшиза буенча җәмәгать туклануы ноктасын үстерүгә 3 млн алган. Җиһазлар сатып алган, ремонт ясаган, вывеска урнаштырган. Бик тиз, артык бюрократиясез эшли башлаган.
Болар барысы да - системалы эшнең мантыйкый дәвамы. Республика башлыгы  "Барысы да җиңү өчен!"лозунгы - буш сүзләр генә түгел. Ул алгы сызыкта да, тылда да эшли. Илне саклаучыларга ярдәм итү -  изге бурычыбыз.  Һәм без аны үтибез. Көн саен.
Консультацияне 8-800-222-31-16 телефоны буенча алырга мөмкин. Шалтыратыгыз, барысын да җентекләп сөйләрләр.
СВО катнашучыларына - ташламалы заемнар
СВО катнашучыларына - ташламалы заемнар
СВО катнашучыларына - ташламалы заемнар
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас