«Топорниннар сукмагы» балкып торыр әле!

Башкортстанда ел саен иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә, шәһәр һәм авылларда уңайлы шәһәр мохите булдыруга зур игътибар бирелә. Соңгы 7 елда төбәктә 976 иҗтимагый киңлек үзгәрде.

«Топорниннар сукмагы» балкып торыр әле!«Топорниннар сукмагы» балкып торыр әле!
«Топорниннар сукмагы» балкып торыр әле!

Башкортстанда ел саен иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә, шәһәр һәм авылларда уңайлы шәһәр мохите булдыруга зур игътибар бирелә. Соңгы 7 елда төбәктә 976 иҗтимагый киңлек үзгәрде.

2025 елның гыйнварыннан республикада «Яшәү өчен инфраструктура» яңа милли проекты «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты старт алды. Әлеге проект кысаларында 2025 елда 170 территория яңа төс алды.

Төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашу юлы белән халык үзе билгели. Мәсәлән, 2025 елда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр бишенче кеше үз тавышын бирде. Тавыш бирүдә республиканың 770 623 кешесе катнашты. 2021 елдан тавыш бирү электрон форматта бердәм дәүләт хезмәте платформасында уза.

Тавыш бирү йомгаклары буенча 2026 елда 144 территория җиңүче дип танылды. Бу объектларның барысын да 2026 елда төзекләндерү планлаштырыла, бу максатларга федераль бюджеттан 1 млрд. 200 млн. сум бүлеп бирелгән. 2026 ел программасы инде башланган, муниципаль берәмлекләр тарафыннан төзекләндерү проектлары әзерләнгән, конкурс процедуралары башланган.

Моннан тыш, уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектының берсе Бөтенрусия конкурсында җиңгән территорияләрне төзекләндерү дәвам итә. Конкурста катнашу дәверендә Башкортстан Республикасыннан 39 проект җиңүче дип табылды. Шуларның 30ы инде гамәлгә ашырылган. 39 проектны гамәлгә ашыру өчен гомуми бюджет 6 млрд сум тәшкил итә. Шуның 3 млрд 300 млн сумы – федераль бюджет акчалары.

2025 елда X Бөтенрусия конкурсы йомгаклары буенча Башкортстаннан 5 җиңүче билгеләнде. Шуларның берсе –Кушнаренко районында «Топорниных сукмагы» иҗтимагый территориясе.

Биредә проект кысаларында, утар комплексы территориясенең тарихи-мәдәни контекстын исәпкә алып, заманча иҗтимагый киңлек формалаштырыла. Төзекләндерү бу урынның тарихи әһәмиятен саклап калуны һәм аны заманча шәһәр мохитенә интеграцияләүне күздә тота.

 

Контракт бәясе 151,2 млн сумга җитәргә мөмкин. Шуның 68,9 миллионы – җиңү өчен грант, Башкортстан бюджетыннан 71,8 миллион сум акча бүлеп бирелә,  “Социаль максатчан программалар фонды" 3,4 миллион сум бирәчәк, авыл советы 3,7 миллион сум өстәячәк. Төзекләндерүне 2027 елның октябренә тәмамларга планлаштыралар.

 

«Топорниннар сукмагы» балкып торыр әле!
«Топорниннар сукмагы» балкып торыр әле!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас