Урманда - 350 сәгать

Башкортстан урманнарында сезон башланганнан бирле 350 сәгать авиапатруль үткәрелгән.

Урманда - 350 сәгатьУрманда - 350 сәгать
Урманда - 350 сәгать

 Башкортстанның урман янгыннары хезмәте урманнардагы хәлне һавадан контрольдә тотуын дәвам итә. Авиапатрульләр "Экологик хәвефсезлек" милли проекты максатларына ярдәм йөзеннән үткәрелә һәм расланган дүрт маршрут буенча 4,1 млн гектар урман фондын колачлый. Һава суднолары өч төп базада - Уфада, Белоретта һәм Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында урнашкан. Сезон башыннан күзәтүче очучылар 111 очыш башкардылар, күктә 349 сәгать 40 минут үткәрделәр. Авиация ярдәмендә Бөрҗән һәм Учалы районнарында ике урман янгыны оператив рәвештә ачыкланган. Гомумән алганда, ел башыннан республика дәүләт урман фондында 87 гектар мәйданда 15 янгын чыганагы теркәлгән.

-Башкортстанның авыр үтеп керә торган тау-урман районнары өчен авиапатрульләү мониторингның иң нәтиҗәле коралы булып кала бирә. Һавадан яну учакларын ачыклау безгә төп өстенлекне - вакытны бирә. Шуның нәтиҗәсендә агымдагы елда ике урман янгынын тиз арада сүндерү мөмкин булды. Безнең күп дәрәҗәле контроль системасы, урман фондын уттан саклап калу өчен, алданрак һәм тизрәк җавап бирүне максат итеп куя, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Чыганак: forest.bashkortostan.ru

Фото: abnews.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас