Басуда – дрон, фермада – ясалма фәһем

Башкортстан агросәнәгать комплексында ясалма фәһем һәм дроннар куллану арта.

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

Уфа районында узган “Басу көне”ндә илдәге иң эре агродронны күрсәттеләр.

Ул 100 килограммнан артык йөк күтәрә һәм бер кергәндә 10 гектарны эшкәртә ала. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренчә, бу бигрәк тә яңгырлар вакытында җир өсте техникасыннан отышлырак.

Бүген Башкортстан агросәнәгать комплексында ясалма фәһем һәм дроннар куллану арта. Мәсәлән, үсемлекчелек тармагында 6 мең техникага навигация урнаштырылган, 40тан артык дрон мониторинг алып бару өчен кулланыла. 2030 елга аларның санын 200гә җиткерергә планлаштыралар. Ясалма фәһем чәчүлекләрдә корткычларны ачыкларга ярдәм итә.

Терлекчелек тармагына килгәндә, роботлаштырылган 37 комплекс бар. Фермаларда ясалма фәһем куелган камералар эшли: система хәрәкәтләре буенча хайваннарның авыруын 3-4 көн алдан билгели.

Ясалма фәһем һәм дроннар – “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” буенча милли проектның бер өлеше. Заманча мөмкинлекләрне гамәлгә кертү республика хуҗалыклары өчен төп конкурент өстенлеккә әверелә, ди министр. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас